• Русский
  • Татарча

2024 елда «Россия Ел директоры» конкурсына теркәлү башланды

Эшләү стажы өч елдан да ким булмаган белем бирү оешмалары җитәкчеләре Россия Мәгариф министрлыгы оештырган «Россия Ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнаша ала.

Катнашу өчен гаризаны 31 майга кадәр бирергә мөмкин.

 

«Россиянең Ел директоры» – лидерлар, иң югары дәрәҗәдәге профессионаллар конкурсы. Анда катнашкан кешеләр уникаль компетенцияләрне берләштерәләр: алар идарәчеләр һәм педагоглар, психологлар һәм нәтиҗәле менеджерлар. Алар мәктәптә балаларга уңайлы һәм укытучыларга кызыклы булган үзенчәлекле атмосфера тудыралар. Иң яхшы директорларның тәҗрибәсе барлык төбәкләрдәге коллегаларга бик файдалы, аларның күнекмәләрен үстерү һәм һәр мәктәп Россия мәгариф системасын үстерүгә өлеш кертсен өчен иң яхшы идарә карарларын тарату мөһим», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов.

Сайлап алу (читтән торып) туры 1 июньнән 1 июльгә кадәр булачак. Ул ике конкурс сынавыннан тора: «Профессиональ тест» һәм «Мотивацияле хат». Бу тур нәтиҗәләре буенча 30 финалист билгеләнәчәк, алар йомгаклау этабында катнашачак.
Йомгаклау этабының беренче туры Калуга өлкәсендә узачак, анда 2023 елда «Россия Ел директоры» конкурсында җиңүче Калуга шәһәренең 25 нче мәктәбе директоры Алексей Мокрушин эшли. Катнашучыларны «Хәрәкәт траекториясе» һәм «За и Против» конкурс сынаулары көтә.

Иң күп балл җыйган биш лауреат Мәскәү өлкәсендә узачак икенче турга үтә. Аларга үзләренең һөнәри осталыкларын «Мастер-класс», «Брифинг» һәм «Блицтурнир» сынауларында күрсәтергә туры киләчәк. Бу этапта катнашучыларны дүрт төркемнән торган жюри бәяли: Зур жюри (экспертлар), укучылар, студентлар һәм ата-аналар жюрисы.

Рейтинг исемлегендә икенче һәм өченче урыннарны алган конкурсантлар «Россия Ел директоры» Бөтенроссия конкурсы призерлары дип игълан ителә. Иң күп балл җыйган катнашучы конкурста җиңүче була.

Белешмә өчен
«Россия Ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсы 2021 елдан бирле үткәрелә. Ул гомуми белем бирү оешмаларының иң талантлы һәм нәтиҗәле җитәкчеләрен ачыклауга, мәктәпнең хәзерге директорының мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыручы педагогик коллектив лидеры образын ныгытуга, нәтиҗәле эш модельләрен таратуга юнәлдерелгән.

Конкурсны оештыручы –  Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы.

«Россиянең Ел директоры – 2023» конкурсының читтән торып этабына меңнән артык гариза бирелгән.
Җиңүче булып калуга шәһәренең 25 нче мәктәбе директоры Алексей Мокрушин танылды.

РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча